Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

БЕЗНЕҢ МӘКТӘПНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ҺӘМ ЭЛЕККЕГЕ УКУЧЫЛАРЫ:


Шәйдуллин Хәсән Мөхәммәтша улы

 

Аның турында тулыракindex.html
Гыйльфанов Рөстәм Марсель улы

Тойгелде урта мәктәбен 2003 нче елда тәмамлый. Хәзерге вакытта Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында укый. “Җырлыйк әле” тапшыруында 4 тапкыр катнашып призлар ала.
2006 елда Татар Дәүләт филармониясе каршындагы Татарстаннның халык артисты Айдар Фәизрахманов җитәкчелегендәге “Татарстан республикасының фольклормузыкасы дәүләт ансамбленә” эшкә чакырыла. Коллектив белән инде берничә чит илгә барып чыгыш ясарга да өлгерә.
“Мин бит сине сөям күптән” исеме белән дискы сатуга чыкты.
Аның турында тулыракindex.html

Габделхакова Алия Раиф кызы.

Алия Мөслим районының Тойгелде авылында туган. Алиянең беренче уңышы “Көмеш кыңгырау” газетасының “Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була. 2003 елда исә аның язмалары “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналында басылып чыгалар. Габделхакова инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе - “Сайлау мөмкинлеге”vib.doc хикәясе “Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә.
Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең “Тарту көче”tartu.doc исемле хикәясен “Казан утлары” журналына юллый.
Мөслим һөнәри училищесында ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә. Алия яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре - “Фәрештәләр”angel.doc дип аталган фантастик хикәясе “Ялкын” журналында басылып чыга
Аның турында тулыракindex.html

Вәлиев Булат Зиннур улы.

Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда бил көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады. 

Аның турында тулыракindex.html

Сделать бесплатный сайт с uCoz