Тойгелде урта мәктәбе |
Кире элемтә |
МӨСЛИМ РАЙОНЫ ТОЙГЕЛДЕ АВЫЛЫ.Безнең авыл Мәллә елгасы буенда район үзәге Мөслимнән көнбатышка таба 14 км ераклыкта урнашкан. Төзек йортлар, каралтылар, ае күккә ашкан яңа мәчет – болар барысы да юлчыларның игътибарын үзенә тартмый калмыйлар. Бу күркәм авылның исеме урыслатып әйтсәк – Тойгелде, үзебезчә, татарча әйтсәк – Туйкилде. Туйкилде авылына кагылышлы булган мәгълүматларның иң борынгысы патша Рәсәендә үткәрелгән ревизия материалларында табылган. 1762 елда, өченче ревизия үткәрелгәндә, Туйкилде авылы һәм анда яшәүче ир-атлар рәсми кәгазьләрдә теркәлә. Монда шулай ук аңа чаклы булган икенче ревизиядә (1748 ел) алынган мәгълүматларда, авылларда – 26, 1762 елда 29 типтәр һәм бабуллар яшәгәнен күрсәтә. 1988 елда авылда халык саны 688 җитә, ә 1997 елдагы мәгълүматлар буенча Тойгелдедә 780 татар яши. Шулай итеп, 1762 елда Туйкильдин фамилиясен йөртүчеләрнең Сөяш исемлесе гади авылдашларыннан дәрәҗәсе белән аерылып торган. Дәрәҗәгә ирешкән кешенең җире башкаларныкыннан күбрәк булуы бәхәссез. Бу кешенең әтисе Туйкилде карт ХVII гасырның икенче яртысында хәзергә Туйкилде авылында яшәгән, яисә бу авыл урнашачак үз җиренә башкалары керткән. Ике очракта да авыл атамасының Туйкилде безнең чор өчен гадәти исем булмаса да, XVI-XVIII гасырларда да кешегә бу исемне кушу киң таралыш алган. Халык риваяте исә биредә Чынгызхан яу чапкан дәверләрдә, чуашлар үтеп керүен сөйли. Авыл исеменең килеп чыгуын чувашлар икенче төрле аңлатканнар. Имеш, беренче йорт җиткергән картның 7 улы булган. Йортларны, уллары өйләнеп, килен төшергәч, сөенгән хуҗабикә "туй килде, туй килде" дип такмаклаган. Шуннан авыл Туйкилдегә әверелгән. Чуашча "Тойгелде" дигәннәр. Тойгелде авылы китапханәсенең төзелү тарихына күз салыйк. Әйе, рәт-рәт тезелгән китаплар дәверләр катламы кебек! Монда вакыт йөрәге тибә. Илебез сугыштан соңгы җимерекләрне торгыза. Бер үк вакытта авылларыбызның да йөзе үзгәрә. Алар үсешкә, яңарышка йөз тоталар. 1953 нче елда Тойгелде авылында манарасы киселгән мәчетне клуб итеп оештыралар. Клубта ул вакытта 6 скамия, 3 куыксыз сукыр лампа була. 1973 нче елда яңа мәдәният йорты ачыла. Китапханә 46 кв. м лы бүлмәгә урнаша.Бүгенгесе нөндә китапханә авылдагы иң абруйлы мәгълүмат, белем, мәдәният, тәрбия–аралашу үзәге. Дөм каеннар иле.
Камил Сәгъдәтшин сүзләре. Илгиз Закиров көе. Олы юлда өянкеләр шавы Бала чагым – ямьле Тойгелдедә, Тойгелде ул – тоташ туйлар иле, |