Тойгелде урта мәктәбе |
Кире элемтә |
МӘКТӘП ТАРИХЫННАН КЫСКАЧА МӘГЪҮМАТЛАР 1883 нче елның 31 октябрендә Тойгелде авылында беренче мәктәп ачыла. 1882 нче елда Оренбург татар укытучылары мәктәбен тәмамлаган Абдулханнанов укытырга килә. 1895 елдан мәктәп урыс-башкорт училищесы дип атала башлый. Анда 20 малай белем алган. Ике укытучы исәпләнә: Казан мәдрәсәсен тәмамлаган дин укытучысы һәм Казан татар укытучылары мәктәбендә белем алган Байтирәков.Уку дүртьеллыкка әверелә.
1927-1928 елларда Мәллә елгасы буендагы таш мәктәпкә 1 сыйныф укучылары кабул ителә. Мәктәп бинасының нигезен Мәллә елгасы суы ашаганлыктан, соңрак мәктәп җимерелә. Әлеге мәктәптә беренчеләрне Ибраһимова Маһира, икенче-өченчеләрне Гафуров Харис укыткан. |