Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

 ЯҢАЛЫКЛАР: 

15.04

Балалар Думасына депутат сайлаулары үткәрелде. Иптәшләре тарафыннан тәкъдим ителгән 8 класс укучысы Харисова Равилә, 9 класс укучысы Маннанов Динар һәм 10 класс укучысы Солтанова Айсылу депутатлыка кандидатлар итеп күрсәтелгән иде. Исемлеккә теркәлгән 37 укучының 34 –е сайлауларга катнашып,  яшерен тавыш бирү юлы белән күпчелеге Солтанова Айсылуга өстенлек бирүләрен белгерттеләр. Айсылуны бу җиңүе белән котлыйбыз һәм нәтиҗәле эшләр көтеп калабыз.

 

Яшь җырчыбыз 2 класс укучысы Садыйкова Илүсә “Яшь бөреләр” фестивалендә катнашып район күләмендә 3 урынга лаек булды. Мәктәбебезнең сәнгать күгендә яңа йолдыз кабынуына без бик шатланабыз һәм аңа киләчәктә зур уңышлар телибез.

 26.04

Районда оештырылган Габдулла Тукай кичәсендә татар теле укытучысы Давлетова Рушания җитәкчелегендә укучылар “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларның уйнаулары һәркем күңеленә хуш килде һәм чыгышлары бәйгедә икенче урынга лаек дип табылды.

29.04

Район күләмендә үткәрелгән “Я- будущий избиратель” конкурсының инша номинациясендә 9 класс укучысы Габдулхакова Язилә җиңү яулап, грамота һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.

 

 Башлангыч класс укучылары белән “Карга боткасы” бәйрәме оештырылды. Ул елдагыча җанлы һәм күңелле үтте. Авылыбыз өлкәннәре милли йолаларны онытмыйча, елдан-ел яшь буынга өйрәтеп килгән өчен мәктәп коллективына, аеруча башлангыч класс укытучылары Халимова Рәмилә, Ильясова Энҗе , Насырова Рузилә һәм авыл китапханәчесе Бахтагараева Нуриягә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

 30. 04

Көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә район күләмендә ярышлар уздырылды.

17.03

Для 7-8 классов было проведено внеклассное мероприятие «Актерское мастерство». Для проведения конкурса ребята поделились на пары. Из зрителей выбрали жюри. Было проведено три тура. После каждого пары, набравшие наименьшее количество баллов выпадали. В последнем туре оставшиеся сражались каждый сам за себя. И в итоге ученик 7 класса Шамсетдинов Раиль был признан победителем и был награжден памятным подарком. Вечер дружбы был завершен дискотекой.

 16.03

Космонавтика елы кысаларында үткәрелүче чараларның берсе- “Киләчәк космонавты” бәйгесе оештырылды. Габдуллина Сәкинә Җәүдәтовна җитәкләгән 6 класс егетләре төрле бәйгеләрдә катнашып көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Набиуллин Рузвельт беренче, Давлетов Мирзаян икенче, Мингазов Ильяс өченче урыннарны алдылар 

 9. 03

Районда гер күтәрү буенча сайлап алу ярышларында катнашып, үз авырлыкларында 7 класс укучысы Шайхетдинов Разит беренче, 11 класс укучысы Низамов Алмаз һәм 9 класс укучысы Колпаков Алмаз икенче урыннарны яуладылар.

 4. 03

9 нчы класс ( җитәкчесе Габделхакова Илгизә Фоатовна)  укучылары бәйрәм  кичәсе оештырдылар. Төрле шаян уеннар, кызыклы бәйгеләр белән баетылган кичә бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

 4. 03

Башлангыч класс укытучысы Ильясова Энҗе Фарисовна, вожатыйлары -5 класс кызлары ярдәме белән, 1 нче класс укучыларының “Әлифба белән саубуллашу ” иртәсе үткәрде. Балалар, бәйрәмгә чакырылган әти-әниләренә, үзләренең җыр-биюгә, матур сөйләмгә осталыкларын күрсәттеләр, бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әти-әниләр һәм мәктәп дирекциясе, балаларны бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм мул әзерләнгән чәй өстәле артында дәвам итте.

 25. 02

Районкүләм тәрбия завучларының патриотик тәрбия бирүгә багышланган семинары булып үтте. Семинар барышында 4 мәктәпнең директор урынбасарлары әлеге тема буенча чыгыш ясадылар. Мәктәбебезнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Дәүләтова Гөлназ Марсовна концерт номерлары белән үрелеп барган матур тематик чара үткәрде.

 24. 02

Татар теле укытучысы Дәүләтова Рушания Фатиховна район күләмендә үткәрелгән “Ел укытучысы-2011” бәйгесенең финал турында “ Иң яхшы татар теле укытучысы” номиациясендә җиңү яулады. Мәктәп коллективы аны ирешкән уңышы белән котлап, мәктәп данын яклаганы өчен рәхмәт белдерде 

 16.02

8-11 класс укучылары  “Брестская крепость” кинофильмы карадылар.

 15.02

Мәктәп күләмендә Әфганстаннан хәрби гаскәрләрнең чыгарылу көненә багышланган чара уздырылды.

5-7 класс укучылары белән Муса Җәлилнең иҗатына, батырлыгына багышланган презентация каралды. Коридорда герой–шагыйрьнең китапларыннан күргәзмә ясалды.

7 класс ( җитәкчесе Дәүләтова Гөлназ Марсовна) һәм 8 класс ( җитәкчесе Кунафина Гыйльменур Мөхәммәтҗновна) укучылары “Беренче караудан дуслык” исеме астында бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Бәйрәм барышында кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Кичә бәйрәм өстәле артында дәвам итте.

 11 02

Бу көнне өлкән класс укучылары “ Изге Вәли” бәйрәменә соңы елларда гына Армия сафларыннан кайткан авылдаш егетләрне дә чакырып, очрашу формасындагы кичә оештырдылар.

10.02

Район буенча юл хәрәкәте иминлеге буенча үткәрелгән семинарда мәктәбебезнең Габделхакова Альмира Габделхаковна җитәкләгән укучылар театры чыгыш ясады. Алар куйган “Өзелмәгән өмет” спектакле һәр тамашачы күңелендә кайтаваз тапты.

 Февраль

Мәктәбебездә оештыручы педагог булып эшләүче Альмира Габделхаковна “Наставник года 2010” конкурсының район этабында 1нче турда җиңү яулап, 2 нче турга үтте. Без аңа 2 нче турда да уңышлар телибез.

08.02

“Йолдызлык-2011” фестевалендә уңышлы чыгыш ясап 9 класс укучысы Ганиева Рәйлә һәм 7 класс укучысы Сабитова Рәйлә диплом белән бүләкләнделәр. Кызларга киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

Район күләмендә үткәрелгән сәнгатьле сөйләм конкурсында  5нче класс укучысы Хәлимова Гөльяз “Проза” номинациясендә I урынны яулады. Ул Мөслим муниципаль районының белем бирү отделының грамотасы белән бүләкләнде. Гөльязны уңышлы чыгыш ясавы белән чын күңелдән котлыйбыз.

04.02

Төрле уеннар, концерт номерлары белән баетылган  ”Студентлар белән очрашу” кичәсе оештырылды. Кичә барышында өлкән класс укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, студент тормышы турында күп кенә мәгълүмат тупладылар.

02.02

Мәктәп күләмендә “Искиткеч вожатый” конкурсы үткәрелде. Вожатый кызларыбыз төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Харисова Равилә иң күп балл җыеп җиңү яулады.

Январь

Информатика укытучысы Габдуллина Сәкинә Җәүдәтовнаның 6 класс укучысы Минһаҗов Ильяс һәм педагог-оештыручы Габделхакова Альмира ярдәме белән ясаган видеоролигы “Волонтерның бер көне” конкурсының  район турында  беренче урынны яулады. Без аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз.

20.01

Районның “Яшь Кулибиннар” конкурсында катнашып Ильясов Наил Локманович җитәкләгән “Яшь техник” түгәрәге члены 9 класс  укучысы Баһауов Сиреньнең эше 3 нче урынга лаек булды.

18.01

Ата-аналар университеты үткәрелде. Каралган көн тәртибе буенча ата-аналар комитетының яңа составы сайланды. Җыелышта катнашкан 82 ата-ана бертавыштан түбәндәге иптәшләргә ышанычларын белдереп, тавыш бирделәр:

1.Каюмов Фирдәвес.

2. Әхмәдишина Саимә.

3. Гыйльфанова Илгизә.

4. Каримов Фәрхәт

4  Нәбиуллин Айрат.

5. Каюмов Сәел.

6. Маннанов Фирдәвес.

7. Газимова Венера.

9. Вәлиәхмәтов Алмаз.

10. Сабирова Гөлчәчәк.

11. Минһаҗев Рамил.

12.Солтанов Мосавир.

13. Галиев Фирдәвес.

14. Зиннуров Айдар.

Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә балаларны тәрбияләү өлкәсендә ата-аналар һәм мәктәп арасында тыгыз элемтә булдырып, нәтиҗәле эш алып баруга зур өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.


Сделать бесплатный сайт с uCoz