Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Кунафина Гыйльменур Мехәммәтҗан кызы.

Мин, Кунафина Гыйльменур Мөхәмәтҗан кызы 1956 нче елда Тойгельде авылында туганмын. Минем әтием совхозда склад мөдире булып, әнием совхозда төрле эштә эшләгәннәр. Гаиләдә мин дүртенче бала булганмын.

1964 нче елда Тойгельде сигезъеллык мәктәбенең 1 нче классына укырга кергәнмен. 1972 нче елда мәктәпне тәмамлап, укуымны Мәлләтамак урта мәктәбенең 9 нчы классында дәвам иттем. 1974 нче урта мәкәпне тәмамладым, шушы елда Үрәзмәт урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башладым.

1976- 1981 нче елларда Казан Дәүләт Педагогия институтында биология-химия бүлегендә белем алдым. Институтны тәмәмлагач Казан шәһәрендә, аннан соң 1982-1987  нче елга кадәр Тукай районында химия- биология укытучысы булып эшләдем. 1987-1988 нче уку елында Калмия урта мәктәбендә директор вазифаларын башкардым.

1988 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Тойгельде урта мәктәбендә химия-биология фәннәрен укытам.  

 

 

Сделать бесплатный сайт с uCoz