Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Хәлимова  Рәмилә Соппух кызы.


Хәлимова (Вәлиәхмәтова) Рәмилә Соппух кызы 1962 нче елның 21 нче апрелендә Мөслим районы Тойгелде авылында эшче гаиләсендә туа. 1977 нче елны сигезенче классны  уңышлы тәмамлап, Минзәлә педагогия училищесына  укырга керә. Училищеда 4 ел эчендә башлангыч класслар укытучысы белгечлеге алып, үз районына эшкә кайта. 1981 нче елдан Ташлияр сигезьеллык мәктәбендә үзенең хезмәт юлын башлап җибәрә. Анда 3 ел азкомплектлы классларда укыта. Укытуда ирешкән уңышлары өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 1984 нче елдан үз эшчәнлеген Тойгелде урта мәктәбендә дәвам итә. 1993 нче елда хезмәттә ирешкән уңышлары өчен “Өлкән укытучы” квалификацион категориясенә тәкъдим ителә. 6 ел мәктәптә профсоюз оешмасы председателе булып эшли.

2002-2003 нче уку елында укучыларга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен аңа район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты тапшырыла, үткәрелгән аттестация нәтиҗәләре буенча мәгариф бүлегенең Мактау кәгазенә тәкъдим ителә. 2004 нче елда “Туган телем – иркә гөлем” конкурсында “Тамашачы симпатиясе” номинациясе буенча Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 2005 нче елда олимпиада нәтиҗәләре буенча Мактау кәгазе тапшырыла.

2007 – 2008 нче елда үткән аттестация нәтиҗәләре буенча 1 нче квалификацион категориясенә ия була. Бүгенге көндә Тойгелде урта мәктәбендә башлангыч классларда укыта.

Сделать бесплатный сайт с uCoz