Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Ильясова  Энҗе Фарис кызы.

 

 

Ильясова (Габидуллина) Энҗе Фарис кызы Мөслим районы Баланны  авылында дөньяга килгән. Сигезьеллык белемне туган авылы мәктәбендә ала. Михайловка урта мәктәбен 1982 нче елда тамамлагач, кечкенә чактагы хыялын тормышка ашыру максатыннан, Алабуга Дәүләт педагогия институтына башлангыч класслар укытучысы бүлегенә  укырга керә.  Аны 1986 елда уңышлы тәмамлап, Мөслим мәгариф бүлеге юлламасы белән Тойгелде урта мәктәбенә тарих укытучысы булып билгеләнә. 1987 нче елдан башлангыч классларда укытуга күчә.

1993 нче елда эшендә ирешкән уңышлары өчен “ Өлкән укытучы” квалификацион категориясенә тәкъдим ителә.2001 нче елда мәктәпнең башлангыч класслары буенча методик берләшмә җитәкчесе итеп билгеләнә. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә ирешкән уңышлары өчен 2003 елда район мәгариф бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә,  2004 елда мәктәпнең методик оешма эшчәнлеге буенча,  2007 нче елда яхшы класс җитәкчесе булып билгеләнә һәм Мактау кәгазенә лаек була.

Сделать бесплатный сайт с uCoz