Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Габдулхакова Алия Раиф кызы.


1988 нче елның 14 нче апрелендә Мөслим районының Тойгелде авылында туган. 1995 нче елда Тойгелде урта мәктәбенең беренче классына укырга керә. Башлангыч класста аларны Ситдикова Суфия апалары укыта. Иң тәүге шигырен дә Алия укытучы апасы кушуы буенча яза һәм мактау сүзләре ишеткәч, канатланып китә. Тагын берничә шигырь язып карый.
Үскән саен аның кызыксынучанлыгы да, тел осталыгы да арта бара. 6 нчы класста укый башлагач, ул Яр- Чаллы шәһәрендә чыгучы “Көмеш кыңгырау” газетасына рәсемнәрен, шигырь һәм язмаларын җибәреп карый. Басылып чыккан һәр язмасы аны чиксез куандыра. Балалар газеталары һәм журналлары игълан иткән барлык конкурсларда да диярлек катнашырга тырыша Алия. Шактый гына уңышларга да ирешә ул. 2001 нче елның октябрь аенда “Сабантуй” газетасының “Киләчәк мәктәбе” конкурсына җибәргән язмасы басылып чыга. 2002 нче елның июль аенда шул ук газетага “Фото алдым кулыма” конкурсына җибәрелгән язмасы җиңү яулап, редакциядән тәбрикләү һәм рәхмәт хаты ала.
Алиянең беренче зур уңышы “Көмеш кыңгырау” газетасының “Иң-иң-иң” конкурсының 12 нче турында катнашып, 3 нче урынны алуы була. Шул уңайдан аны 2001 елның 26 нчы январендә Яр-Чаллы шәһәрендәге “Эврика” мәдәният үзәгендә үткәрелгән “Көмеш кыңгырау” газетасының 5 еллыгына багышланган бәйрәмгә чакыралар. Бәйрәм барышында җиңүче балаларга кыйммәтле бүләкләр һәм газетаның хәбәрчесе таныклыгы тапшырыла. “Иң әйбәт көн иде ул!” язмасы өчен газета редакциясе аны 2002 нче елның икенче яртыеллыгына түләүсез подписка белән бүләкли.
Шул ук елда Алия әлеге конкурсның 14 нче турында “Пәйгәмбәрләр һәм җиде бабам” язмасы белән катнашып, 1 нче урынга лаек була. Шул уңайдан аны кабат 2001 нче елның 31 нче октябрендә редакциягә кунакка чакыралар.
Өченче һәм соңгы тапкыр Алия “Көмеш кыңгырау” газетасы редакциясендә 2002 нче елның көзендә классташ һәм иптәш кызы Алсу Садертдинова белән бергә була. Бу юлы алар “Акыл ияләре” клубы утырышына иң яхшы бирем авторлары буларак чакырылалар.
2003 елда исә Алиянең язмалары “Татарстан яшьләре” газетасы һәм “Сөембикә” журналында басылып чыгалар.
Алия инде зур күләмле хикәяләр дә иҗат итә башлый. 2004 нче ел ахырында шундый әсәренең берсе- “Сайлау мөмкинлеге” хикәясе “Ялкын” журналы битләрендә дөнья күрә.
Алия үзенең зур уңышларының икенчесе дип яшь язучыларның “Иделем акчарлагы-2005” бәйгесендә катнашып 3 урын яулавын саный. Шул уңайдан аны октябрь аенда бәйгенең эшлекле йомгаклау бәйрәменә чакыралар. Казанда өч көнгә сузылган әлеге бәйрәмдә ул шагыйрьләр, язучылар киңәшләрен тыңлый, югары уку йорты галимнәре, дәүләт эшлеклеләре, журналистлар белән очраша, Казанның истәлекле урыннарында була, эшлекле семинарларда, остаханәләрдә катнаша.
2006 елда яшь язучылар бәйгесендә Алия кабат катнаша. Аның хикәяләрен танылган язучылардан торган жюри уңай бәяләп, Алияне Казанның “Байтик” лагерында оештырылган йомгаклау кичәсенә чакыралар. Бу юлы инде аңа Яшь язучы таныклыгы тапшыралар.
Әлеге уңышлар Алияне тагын да канатландырып җибәрәләр. Ул үзенең “Тарту көче” исемле хикәясен “Казан утлары” журналына юллап карый. Озак та үтми журнал редакциясеннән хат килә. Бу җылы эчтәлекле хатта баш мөхәррир урынбасары Рәфикъ Юныс Алиянең хикәясе журналның алдагы санында басылып чагарылачагы турында хәбәр итеп, киләчәктә дә шулай ясалмалык кертмичә, гади, табигый тел белән язарга тырыш дигән теләкләрен дә юллап кала.
Алия яза, иҗат итә. 2008 елның март аенда аның тагын бер яңа әсәре- “Фәрештәләр” дип аталган фантастик хикәясе “Ялкын” журналында басылып чыга.

Алия хикәяләр иҗат итү белән бергә үзенең белемен дә үстерә. 2004 елда Тойгелде урта мәктәбенең 9 классын яхшы билгеләренә генә тәмамлап Мөслим һөнәри училищесына керә.
Анда ул өч ел буена пешекче һөнәрен үзләштерә, урта белем ала. Училищены 2007 елда Кызыл диплом белән тәмамлый. Шул ук елны Чаллы педагогия институтының филология бүлегенә укырга керә.
Аерылсам туган илдән,
Яна, әрни йөрәгем.
Аерылсам туган телдән,
Калмас минем кирәгем.

Алия.

Сделать бесплатный сайт с uCoz