Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Мин, Рөстәм Марсель улы Гыйльфанов, Тойгелде урта мәктәбен 2003 нче елда һәм, берүк вакытта, район сәнгать мәктәбен тәмамладым. Югары музыкаль белем алу теләге мине Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетына алып килде. Татарстанның халык артисты профессор Миңгол Галиев классында белем алам. II курста Казан университетлары арасында үткәрелгән фәнни конференциядә катнашып беренче урынга лаек булдым. Композитор А.С.Ключаревның иҗатын өйрәнүдә бүләк белән бүләкләндем.
“Ягымлы яз” яшьләр конкурс-фестивалендә вокал-сало һәм вокал-дуэт наминацияләрендә лауреат исеменә лаек булдым. 2004 нче елда факультетыбызның “Хыял” яшьләр хоры белән Мәскәү шәһәрендә “ Мәскәү йортында” Мәскәү татарлары алдында чыгыш ясадым.
“Җырлыйк әле” тапшыруында 4 тапкыр катнашып призлар алдым.
2006 елда Татар Дәүләт филармониясе каршындагы Татарстаннның халык артисты Айдар Фәизрахманов җитәкчелегендәге “Татарстан республикасының фалькор музыкасы дәүләт ансамбленә” эшкә чакырылдым. Бу уникаль ансамбльдә эшләүче артистларның бер ук вакытында җыр, бию һәм уен коралларында уйнаулары миңа эшкә калырга ризалык бирергә этәргеч булды.
Ансамбль яшь. Аның оешуына нибары 9 ел гына булуына карамастан бу коллектив инде бик зур казанышлар яулаган.
Ансамбльдә 2 ел эшләү дәверендә Татарстанның һәм Россиянең бик күп төбәкләрендә чыгыш ясарга туры килде. Халыклар тарафыннан, нинди милләт вәкилләренә булуларына карамастан ансамбльнең чыгышы бик җылы кабул ителә.
Шушы аз гына вакыт эчендә коллектив белән инде берничә чит илгә барып чыгыш ясарга туры килде.

Польша 2006 ел (Сентябрь). Варшава Польшада Татарстан мәдәнияте атналыгы.
Литва 2007 (май). Клайпеда Федераль сабантуй.
Вильнюс Шәһәр көне
Казахстан 2007 (июнь). Устькаменогорск Сабантуй.
Германия 2008 (январь). Берлин Бөтендөнья авыл хуҗалыгы выставкасы
Тунис (Африка) 2008 (Апрель). ТР президенты М.Ш.Шәймиев тәкъдиме белән Туниста татар мәдәнияте атналыгы.
Төркия 2008 (июнь). Ялова,
Анкара Бөтен Еврозия фальклор коллективлары фистивале.

Монголия 2008 (октябрь) Улан –Батор Россия- Монголия дуслыгының 48 нче айлыгы
Чыгышлар белән бер үк вакытта чит ил халыкларының һәм читтә яшәүче татарларының милли мәдәнияте, тормышы-көнкүреше белән дә танышабыз. Чит илләрдәге татар диаспоралары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Үз репертуарыбызны баету максатыннан, читтә яшәүче татарлардан алып кайтабыз һәм аны сәнгатьләштереп кире халыкка кайтарабыз.
Бүгенге көндә ансамбльнең 2 СD, 3 DVD альбомы клип һәм буклеты дөнья күрде.
“Мин бит сине сөям күптән” исеме белән дискым сатуга чыкты.
2009 нчы елда ансамбльнең 10 еллык юбиллее уңаеннан зур юбилей-концерт программасы әзерлибез.

Татарстан һәм Россия төбәгеннән чакырулар килү дәвам итә. Яңа гастрольләр планлаштырыла.
2009 елга Монголиягә тагын бер чакыру алып кайттык...

Рөстәм башкаруында кайбер җырлар:

Сөю киттеlove.mp3

Мин бит сине сөям күптәнzvezdi.mp3

Кошлар тындыptich.mp3

Сделать бесплатный сайт с uCoz