Тойгелде урта мәктәбе

счетчик посещений

Кире элемтә

Имя отправителя *:
E-mail отправителя *:
Тема письма:
Текст сообщения *:
Код безопасности *:

Шәйдуллин Мөхәммәтша улы Хәсән ага.

Шәйдуллин Мөхәммәтша улы Хәсән ага 1924 нче елның 13 нче августында дөньяга килә. Аның тормыш юлы белән таныша барган саен, безнең дә, илгә шундый олы шәхесләр буләк иткән авылда - ¬Тойгелдедә тууыбыз белән горурлану хисе артканнан арта бара. Бүген без йөргән урамнар буйлап мәктәпкә барган, без уйнаган су буйларында уйнап үскән Хәсән шулкадәр зур hәм катлаулы юллар утелер дип күз алдына да китермәгәндер.
Ә бит ул, мөләем hәм ачык йөзле, кешеләргә гаятъ игътибарлы Хәсән ага зур hәм урнәк булырлык тормыш юлы үткән. Һәр нәрсәнең хәбардар булган, тирән белемле hәм бай тәҗрибәле Хәсән ага кызыклы әңгәмәдәшче буларак беренче очрашуда ук ихтирам яулый. Aның төп максаты да гомер буе халыкка ихластан хезмәт итеп, сокланып искә алырлык изге эшләр эшләп калдыру була. Ул үткән юлга күз ташлагач, Хәсән ага максатынa ирешкән икән дигән фикер туа.
1938 елда туган авылның тулы булмаган урта мәктәбен бары тик яхшы билгеләренә генә тәмамлап Хәсән Шәйдуллин укуын дәвам итү өчен Казанга килә, hәм ул вакытта кредит техникумы дип аталган уку йортына кабул ителә. Ләкин ул укуын дәвам итә алмый, Бөек Ватан сугышы башлануның беренче айларында Кызыл Армия сафларына алына. Беренче сугышчан чыныгуы hәркемгә билгеле булган атаклы Суслонгер лагерендә башлана hәм аннан турыдан-туры фронтка җибәрелә. Дон елгасы буенда барган каты сугышларда яраланып госпитальдә дәваланып чыккач, Хәсән ага Сталинград фронтына озатыла. Сталинград, Ростов өлкәсе, Донбасс, Запорожье, Украина җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Ул анда штраф ротасында взвод командиры була. Дәhшәтле сугышлардa берничә мәртәбә яраланып, госпитальләрдә дәваланып чыккач, аны Прикарпатье хәрби округында урнашкан кече командирлар хәзерләү курсларынa взвод командиры вазыйфасына билгеләп җибәрәләр.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул хөкүмәтнең Кызыл Йолдыз,1 дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "1941-45 елларда Германияне җингән өчен”, “Донбассны азат итү өчен”, “Украинаны азат иткән өчен”, Советлар Союзы Маршалы Жуков исемендәге hәм күп кенә юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1946 елның көзендә ашкына-ашкына туган якларга кайта ул. Башында туган беренче уе: “Инде нишләргә: укыргамы, әллә тормыш корып җибәрергәме?”-дигән сорау була.Ул беренчесен сайлый. Төрле шәhәрләрдә төрле белем йортларында “энә белән кое казый”. Аннан coң инде тормыш корып җибәрә. Тора- бара, төгәлрәге, 1959 нчы елда аны Казанга республика авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә чакыралар. 30 ел буена, лаеклы ялга чыкканчы, анда баш бухгалтер hәм икътисад-план булеге башлыгы булып эшли. Кешеләр белән аралашучан зур hөнәри осталыкка ия булган Хәсән ага министрлыкта, гомумән, республикада зур абруйлы кадрларның берсе булып таныла.
Хәсән aгaның тыныч хезмәттә ирешкән уңышларын хөкүмәтебез һәм җәмәгатьчелек лаеклы рәвештә бәяләгән. Республика Югары Советы Президиумы Указы белән aңa “Taтapcтанның атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелә. “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале, 1975-76 елларда, СССР hэм РСФСРның “Социалистик ярышта җиңүче” билгеләре тапшырыла. 1977 елда ул Мәскәүдә уздырылган фәнни-техник җәмгыятьнең VII съездында делегат булып катнаша hәм анда чыгыш ясый. КПССның Татарстан өлкә комитеты, республика Министерлар Советы, Өлкә профсоюз комитеты, радио, телевидение комитеты, республика матбугат органнары тарафыннан бирелгән бик куп Мактау грамоталары aның ни дәрәҗәдә җәмәгать тормышында актив катнашуы турында дәлиллиләр.
Бүген дә Хәсән аганы сиксән яше тулып узган кеше дип уйламассың. Йөзеннән нур бөркелеп тора. Лаеклы ялда да кул кушырып утырмый, әйтерсең лә тормыш аның өчен башлана гына әле. Кызып- кызып, янып- көеп хезмәт hәм сугыш ветераннары эшендә катнаша. Илне саклаганда вафат булган ватандашларының исемен мәңгеләштерүдә зур тырышлык куя. Лаеклы ялга чыккач, Хәсән ага тормыш иптәше Мәhеҗүрә апа белән Беек Ватан сугышы вакытында үзе сугышып йөргән җирләренә шәhәр башлыклары hәм дивизиянең ветераннар советы чакыруы буенча 12 тапкыр сәяхәт кылып кайта.
Хәсән ага бик тә бәхетле кеше. Ходай Тәгалә аңа бәхетле язмыш насыйп иткән. Сугыш вакытында 7-8 төрле яра гына алса да Ходай Тәгалә рәхмәте, ата-ананың хәер догасы, табиблар ярдәме белән ул исән кала. Тормышындагы иң зур максаты- уку була, анысына да ирешә. Аннан соң тормыш иптәше Мәһеҗүрә апа белән тәүфиклы 2 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә исә, 5 оныгы һәм 2 оныкчыклары аларның яшәү дәртләре булып торалар.

Сделать бесплатный сайт с uCoz